16+

Чәчәк бирсәң, карап бир

8 март алдыннан Россельхознадзор инспекторлары биш меңнән артык чәчәк яндырган. Баксаң, хатын-кызларның күңелен эретерлек бу чәчкә бәйләмнәре зарарлы организмнар белән агуланган икән.

8 март алдыннан Россельхознадзор инспекторлары биш меңнән артык чәчәк яндырган. Баксаң, хатын-кызларның күңелен эретерлек бу чәчкә бәйләмнәре зарарлы организмнар белән агуланган икән.

Россельхознадзор ачыклавынча, чәчәкләрдә Россия өчен карантинлы саналган объектлар табылган. Араларында көнбатыш (калифорнийский) чәчәк трипсы (Frankliniella occidentalis Perg.), тәмәке акканаты (Bemisia tabaci Genn.), шулай ук Россиядә булмаган хризантема ак күгәреге (Puccinia horiana Henn) бар икән.

Чәчәкләр безнең илгә Эквадор, Италия, Кения, Израиль, Испания, Колумбия, Эфиопия, Нидерландтан кертелгән. Бу илләрдә Россия өчен куркыныч булган карантин объектлары таралган.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading