16+

Чишмә елгасында югалган ике балыкчыны эзлиләр

Кичке дүртләр тирәсендә ашыгыч хезмәтләрне чакыруның 112 номеры буенча Түбән Кама һәм Чистай районнары чигендә, Каратаевка авылы янындагы Чишмә елгасында өч ир-атның бозга батулары турында хәбәр кергән.

— Һәлакәтнең төгәл урыны ачыклана. Бирегә Чистай шәһәренең коткаручылары, полиция һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килгән, - дип хәбәр итте безгә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте.

Югалучыларны эзләүче оператив төркем һава мендәрендә йөри торган «Хивус-10» көймәсенә утырып, боз өстенә керә һәм кичке алтынчы яртылар тирәсендә ирләрнең берсен табып ала, тиз арада аңа ярдәм күрсәтелә. Аның сөйләвенчә, хәл болайрак булган: өч балыкчы Чишмә елгасындагы бозга «мотособака»да (мотовездеход) килгән булган. Кинәт кенә аның астында боз ярыла башлый һәм балыкчылар суга төшеп китә. Әлеге коткарылган ир багажникта утырган булган икән. Югалган ике кешене эзләү әле дә дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading