16+

Чистайда авыл апалары шигырь яза, китап чыгара (ФОТО)

Иртә яздан тәрәз төпләренә помидор утыртып, бакча сезонын башлыйлар, җәй буе каз-үрдәк белән мәш киләләр, дистәләгән банка салат, кыяр, помидор тозлыйлар, компот ябалар, чигәләр, бәйлиләр һәм шигырь язалар, китап чыгаралар. Болар бар да гап-гади авыл апалары турында.

Без алар белән Чистай районы Каргалы авылы китапханәсендә очраштык. Яшьлек елларында кайсы гына кыз бала, хисләре чайпалып түгеләм-түгеләм дигәндә, шигырь язып карамады икән. Ә менә гомер кичеп, балалар үстереп, оныклар сөйгән бер чорда шигырь яза башлаган апалар, әбиләр сирәк була торгандыр. Каргалыда андыйлар сигез. Алар даими авыл китапханәсенә йөриләр һәм нәкъ менә шушында уй-фикерләрен кәгазьгә төшерәләр, остаралар, шомаралар. Бергә җыйналып китап бастыру теләге дә шушында туа. «Китапка яшь вакыттагы фотосурәтләребезне куйдык», - дип шаярталар. Биттәге җыерчык нәрсә ул, иң мөһиме - күңел картаймасын. Китап чыннан да матур булып чыккан. Каргалыга мәдәният йорты ачарга килгәч, мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга да шушы китапны бүләк иткәннәр. Әйтүләренчә, бу аның өчен көтелмәгән бүләк булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading