16+

Чит ил паспорты тизрәк әзерләнәчәк

Россиянең Эчке эшләр министрлыгы чит ил паспортына кагылышлы яңа закон проекты әзерли. Аның нигезендә паспортның әзер булу вакыты шактыйга кыскарачак, дип яза "Интерфакс".

Россиянең Эчке эшләр министрлыгы чит ил паспортына кагылышлы яңа закон проекты әзерли. Аның нигезендә паспортның әзер булу вакыты шактыйга кыскарачак, дип яза "Интерфакс".


Дөрес, паспорт ничә көндә әзерләнәчәге турында төгәл мәгълүмат юк. Бүген чит ил паспорты теркәлү урыны буенча документлар тапшырган очракта, 1 айдан 4 айга кадәр әзерләнә иде. Кичектергесез очракларда аны 3 көндә өлгертү мөмкинлеге дә бар.

Чит ил паспортына дәүләт пошлинасы бәяләре дә артыр, дип көтелә. Бүген чит ил паспортын ясату 3500 сум торса, киләчәктә бу сумма 5 мең сумга күтәрелергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading