16+

Чит илдән 5 килограммнан артык җиләк-җимеш алып керү тыела

Чил илдән бары тик 5 килограмм җиләк-җимеш һәм 45 данә үсемлек алып керерегә мөмкин.

Чил илдән бары тик 5 килограмм җиләк-җимеш һәм 45 данә үсемлек алып керерегә мөмкин.

Евразия икътисади берлегенә (ЕАЭС) кергән илләрдә яшәүче гражданнар (белгәнебезчә, анда Россия дә бар) бу елның июленнән чит илдән сертификатсыз 5 килограмм яшелчә, җиләк-җимеш, гөмбә, чикләвек, җиләк алып чыгарга мөмкин. 5 кг - бу гомуми авырлык. Һәркайсын нинди күләмдә алып чыгасың - анысы ирекле, әмма гомуми авырлык әлеге күләмнән арта алмый. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Карбыз 5 килограммнан артып китә икән, аны гаилә әгъзалары санына бүләләр. 18 яшькә кадәрге балаларга да өлеш тия. Чәчәкләргә дә чикләү куелган. 3 бәйләмнән артык чәчәк алып чыгып булмый, анда да һәр бәйләмдә 15 тән артык үсемлек булмаска тиеш.

Күбрәк күләмдә алып чыгарга теләсәң, сертификат алырга кирәк. Үсемлекләрне карантинга тикшерү уздыралар. Бүген, 13 июльдән, тикшерү тагын да катгыйланды. ЕАЭС илләре карантин уза торган объектлар өчен белешмәлек булдырылган. Бергәлектәге 5 илнең һәркайсы - Россия, Белоруссия, Әрмәнстан, Казакстан, Кыргызстан өчен әлеге белешмәлек мәҗбүри кулланылышта. Бу Евразия икътисади берлеге илләрендә үсемлекләргә зыян салынмасынга, ягъни чит илдән корткычлар алып керүне булдырмас өчен эшләнә.

Бигрәк тә Төньяк Америка һәм Көнчыгыш Азиядән шундый корткычлар күпләп алып керелә.

Белешмәлек Бергәлек эчендә үсемлекләр күчереп йөртүгә кагылышлы дүрт документ гамәлгә керүгә бәйле рәвештә кабул ителде. Әлеге документлар үсемлекләрне карантин шартларында саклау кагыйдәләре һәм нормалары, фитосанитар таләпләр һәм карантин билгеләнгән үсемлекләр исемлеген, шулай ук карантин булдыруга лаборатор шартлар тәэмин итүне үз эченә ала.

Әлеге чаралар Бергәлеккә кергән илләрне гаять зур икътисади югалтулардан саклап калырга мөмкин. Мәсәлән, гади бәрәңгедә була торган кандала коңгызы гына да бер елда уңышка 11,4 миллиард сумлык зыян салырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading