Шушы вакытка өлгермәгән кешеләр исә, теге яки бу сайлау участогына шәхсән килеп, махсус гариза яза.
Онлайн тәртиптә гаризаны “Госуслуги” порталы аша җибәрәсең яки тавыш бирү көннәрендә кайда булсаң, шундагы территориаль сайлау комиссиясенә, теләсә кайсы сайлау участогына, күпфункцияле үзәккә (МФЦ) тапшырасың.
Башка төбәкләрдә командировкадагы яки сәфәрдәге кеше үзенә кулай сайлау участогын Россия Үзәк сайлау комиссиясенең cikrf.ru сайтында “Үз сайлау участогыңны тап” (“Найди свой избирательный участок”) махсус сервисы ярдәмендә таба ала. Россия Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат-белешмә үзәге телефоны: 8 (800) 707-20-18.
Командировкада яки сәфәрдә вакытында шундагы сайлау комиссиясенә гариза язган кеше, даими яшәү урынына кайтып өлгерсә, даими яшәү урынында тавыш бирә. Ләкин, башта участок сайлау комиссиясе аның инде тавыш биргәнме әллә юкмы икәнлеген ачыклый.
Чит илдәге кеше Россия илчелегендә оештырылган сайлау участогында тавыш бирә. Авыру һәм физик мөмкинлеге чикле кешеләр сайлау участогына бара алмаулары турында участок сайлау комиссиясенә язмача яки телефоннан шалтыратып әйтергә тиешләр. Сайлау комиссиясе әгъзалары аларның өйләренә-фатирларына үзләре килә.
Әгәр кеше паспортын алмаштырырга тапшырган булса, шәхесне раслаучы вакытлы документын күрсәтә. Яшәү урыны буенча теркәлергә өлгермәгәннәр дә участок сайлау комиссиясенә гариза язып, тавыш бирә ала.
Комментарийлар