16+

Чүп- чар яндыру заводы төзү турында карар экологик экспертизадан соң хәл ителәчәк

Казанда чүп яндыру заводы төзелеше буенча «Шәһри Казан» журналистлары Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев белән дә әңгәмә корган иде.

Завод хакында Казан шәһәре Думасының XIII сессиясе утырышында да сүз кузгатылды. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин: «Чүп яндыру заводы төзелеше чүп-чар проблемасын хәл итү юлларының берсе була алыр иде. Бу объект "Чиста ил" федераль проектына кертелде. Завод төзелеше буенча ахыргача карар барлык экологик экспертизалардан соң гына кабул ителәчәк", - диде.

Республикада рекреация зоналарын төзекләндерү, ямьләндерүгә зур игътибар бирелә. Әйтик, быел Самосырово чүплеге урынына махсус герметик пленка белән капланган һәм яшел үсентеләр утыртылган сөзәк кенә таулык пәйда булачак, ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading