16+

Чувашстандагы юл-транспорт һәлакәтендә өч татарстанлының гомере өзелгән

Кичә Чувашстанда йөк машинасы белән микроавтобус бәрелешкән. Һәлакәт Татарстаннан 25 км ераклыкта була.

Кичә Чувашстанда йөк машинасы белән микроавтобус бәрелешкән. Һәлакәт Татарстаннан 25 км ераклыкта була.

Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткән.
Юл-транспорт һәлакәтендә микроавтобусның өч пассажиры үлгән, икесе җәрәхәтләнгән. Һәлак булучыларның өчесе – татарстанлы. 
Якынча мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәте микроавтобусның каршы як полосага чыгуы аркасында килеп чыккан. 
Опель микроавтобусы бер ай элек теркәлгән, дип хәбәр итә Чувашия Дәүләт автоинспекциясе. Шул вакыт эчендә видеокүзәтү камералары микроавтобус йөртүчесенең 18 тапкыр тизлеген арттыруын теркәгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading