16+

Чыңгыз Айтматовның улы Татарстанга сәяхәт кылды

Чыңгыз Айтматовның улы Кукмарада әтисе исемен йөртүче мәктәптә булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Чыңгыз Айтматовның улы Татарстанга сәяхәт кылды

Чыңгыз Айтматовның улы Кукмарада әтисе исемен йөртүче мәктәптә булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

5 февраль көнне Татарстанга язучы Чыңгыз Айтматов тууының 90 еллыгына багышлап кино төшерү өчен Кыргызстан делегациясе килде. Әлеге делегация составында язучының улы Әскар Айтматов та бар.

Кичә, 6 февраль көнне Кыргызстаннан килүчеләр Кукмара шәһәрендә кунак булдылар. Делегация Кукмара районының Туган төбәкне өйрәнү музеенда, Ч.Т.Айтматов исемендәге №1 гимназиядә, Мәчкәрә авылында яңа фильм өчен материаллар төшерделәр.

Туган төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре Әскар Айтматовны биредә төзелгән нәсел шәҗәрәсе белән таныштырдылар. Шулай ук язучының улы биредәге кунаклар китабына үз теләкләрен дә язып калдырды. Соңрак Кыргызстан делегациясе Ч. Айтматов исемендәге №1 гимназиягә юл тотты. Монда шулай ук кунакларны мәктәптәге күргәзмә белән таныштырдылар, мәдәни программа тәкъдим иттеләр.

Соңрак делегация Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Дмитриев белән дә очраштылар.

"Чыңгыз Айтматовның нәселе Кукмара төбәге белән бәйле булу безнең өчен зур горурлык. Монда бер мәктәп Чыңгыз Айтматов исемен йөртә. Быел гимназия территориясенә әлеге шәхес истәлегенә бюст куярга планлаштырабыз. Декабрь аенда язучының туксан яше уңаеннан зур чара да үткәреләчәк", — диде район башлыгы.

Бүген Кыргызстан кунаклары Татарстан Язучылар берлегендә татар язучылары — Разил Вәлиев, Рабит Батулла, Хатыйп Миңнеголов, Ренат Харис, Равил Файзуллин, Зиннур Мансуров, Вахит Имамов, Роберт Миңнуллин, Данил Салихов, Газинур Морат, Эльмира Шәрифуллина белән очрашкан.

Татар язучылары Чыңгыз Айтматов турында истәлекләре белән уртаклашты. Очрашуда шагыйрьләр Газинур Морат, Роберт Миңнуллин, Эльмира Шәрифуллина Чыңгыз Айтматов һәм аның әнисе турында шигырьләрен укыды, дип хәбәр иттеләр Татарстан Язучылар берлегеннән.

Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading