16+

Чын музыка тыңлап кибетләрдә йөрү мөмкинлеге декабрь ахырына кадәр дәвам итә

Яшь музыкантлар Казанда 2нче декабрь көнне старт алган "Музыка - сезнең өчен" дигән проектны гамәлгә ашыруны дәвам итәләр. Алар тагын 9, 11, 18 һәм 25нче декабрь көннәрендә чыгыш ясарга җыена.

Яшь музыкантлар Казанда 2нче декабрь көнне старт алган "Музыка - сезнең өчен" дигән проектны гамәлгә ашыруны дәвам итәләр. Алар тагын 9, 11, 18 һәм 25нче декабрь көннәрендә чыгыш ясарга җыена.

Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе тәкъдим иткән "Музыка - сезнең өчен" дигән проект эре сәүдә үзәкләрендә әйберләр сатып алу барышында яхшы музыка тыңлау мөмкинлеге бирә.

"Оpenair" форматындагы мондый проектларны консерватория музыкантлары беренче тапкыр гына үткәрми. Мисалга, алар элегрәк Н.Җиһановның "Алтынчәч" операсын Казан Кремлендә, Э.Низамовның "Алтын Казан" мюзиклын Шәһәр көнендә "Казан" гаилә үзәгендә башкарганнар. Вертолет заводында, музейларда, медицина үзәкләрендә, шәһәр мәктәпләрендә чыгыш ясаганнар.

Консерватория музыкантларының алдагы чыгышы 9нчы декабрьдә. Алар бу көнне сәгать 17:00 Казанның үзәк универсаль кибетендә (ЦУМ), ә 11нче декабрь көнне сәгать 18:00 "Мега" сәүдә үзәгендә чыгыш ясаячаклар, дип хәбәр итә kzn.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading