16+

Данис Зарипов яшь хоккейчылар өчен махсус тренажер ясаткан

Танылган хоккейчы Данис Зариповның Чаллыда кәшәкәләр эшәп чыгаручы "ЗаряД" заводын ачканын һәр кеше беләдер, дип яза Шәһри Чаллы.

Данис Зарипов яшь хоккейчылар өчен махсус тренажер ясаткан

Танылган хоккейчы Данис Зариповның Чаллыда кәшәкәләр эшәп чыгаручы "ЗаряД" заводын ачканын һәр кеше беләдер, дип яза Шәһри Чаллы.

Әле ул Казанда "Победный бросок" исемле Хокей Үзәге ачты, бу спорткорылмасың Россиядә тиңе юк. Биредә яшь хоккейчылар 300 квадрат метр синтетик боз өстендә 7 мәйданчыкта алка белән идарә итәргә, аны ничек уен вакытында йөртергә өйрәнәләр, ясалма чирәм өстендә футбол уйныйлар, тренажер залында көчләрен, җитезлекләрен арттыралар һәм уку сыйныфында хоккей серләренә төшенәләр. Шушы көннәрдә яшь хоккейчылар өчен махсус тренажер барлыкка килде. Аны Чаллыда ясадылар. Кызыклы җайланма кәшәкә һәм алка белән оста идарә итәргә күнекмәләр бирә. Атаклы хоккейчы дриблинг дип аталган бу агрегатны махсус заказ белән КАМАЗ заводларының берсендә эшләткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading