16+

Данис Зариповның 2016-2017 елгы сезонда тапшырган допинг-тесты уңай нәтиҗә биргән

«Ак Барс» хоккей командасы һөҗүмчесе, узган сезонда Континенталь хоккей лигасында Магнитогорскиның «Металлург» клубы өчен чыгыш ясаган Данис Зариповның 2016-2017 елгы сезонда тапшырган допинг-тесты уңай нәтиҗә биргән. Уенчы 2019 елның 22 маена кадәр ярышлардан читләштерелгән. Бу хакта Континенталь хоккей лигасының матбугат хезмәте җиткерде, дип яза «Р-Спорт».

Допинг-контроль 2016-2017 елгы сезонда Халыкара хоккей федерациясе (IIHF) һәм Дөньякүләм допингка каршы агентлык (WADA) белән берлектә үткәрелгән.
Данис Зарипов - Гагарин кубогын 4 тапкыр яулаган бердәнбер уенчы. 6 июльдә ул «Ак Барс» командасы белән ике елга килешү төзеде.
«Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading