16+

«Әдәби ишегаллары» бөтен илгә таралды

Ике ел эчендә Казанда күренекле мәдәният эшлеклеләре катнашында 55 «Әдәби ишегалды» үткәрелеп, анда 100 меңнән артык кеше катнашкан.

Ике ел эчендә Казанда күренекле мәдәният эшлеклеләре катнашында 55 «Әдәби ишегалды» үткәрелеп, анда 100 меңнән артык кеше катнашкан.

Мәркәзебездә Әдәбият елы нәтиҗәләре турында кичә «эшлекле дүшәмбе»дә Мәдәният идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышева сөйләде, дип хәбәр итә KZN.RU порталы.
Горнышева сүзләренчә, Казанда китап укучылар саны арта, китап уку күренеше модага кереп бара, парк-скверларда тормыш «кайный». Соңгы вакытта үткән иң зур проектларның берсе - әдәби флешмоб. Аның кысаларында, Россиянең 10 шәһәрендә өч көн дәвамында төрле һөнәр ияләре Лев Толстойның «Сугыш һoм солых» романын укыды. Казаннан проектта 35 кеше катнашты.
Июнь аенда Горький исемендәге паркта Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы укылганнан соң, «Казан укый» дигән яңа чара башланып китте. Аксенов бакчасы ачылып, анда Василий Аксенов хөрмәтенә истәлек билгесе куелды.

Казан мэриясе ярдәме белән, «Яңа татар шигърияте антологиясе» төзелде һәм тәкъдим ителде. Китапта 22 татар шагыйренең шигырьләре урын алды.
- Казан кызы Гүзәл Яхина, «Аксенов-фест» кысаларында, «Йолдызлы билет» Халыкара премиясенә ия булды. Аннан соң «XXI век» номинациясендә аңа «Ясная поляна» милли әдәби премиясе бирелде. Ә декабрь аенда Гүзәл Яхина, «Зөләйха күзен ача» романы өчен, «Большая книга» милли әдәби премия иясе булды, - дип сөйләде Айгөл Горнышева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading