16+

Девятаевны искә алдылар

Әсирлектән немецларның үз самолеты белән качкан якташыбыз Михаил Девятаевның тууына 100 ел тулуны Казан елга портында билгеләп үттеләр.

Девятаевны искә алдылар

Әсирлектән немецларның үз самолеты белән качкан якташыбыз Михаил Девятаевның тууына 100 ел тулуны Казан елга портында билгеләп үттеләр.

Очучы булып күкләрне иңләү Михаилның балачак хыялы булса да, күрше Мордовия республикасында туган егет, Казан елга техникумына укырга кереп, хезмәт юлын Идел киңлекләрендә башлый. Дулкыннар өстендә озак тибрәлергә туры килми, сугыш башлана. Ул Оренбург авиация училищесына укырга кереп, очучы-истребитель була. Дошманның тугыз самолетын бәреп төшергән кыю егет Кызыл Байрак һәм II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Ә инде дошман өнендә күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы өчен 1951 елда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм шул ук елны ул «Татфлот»ның «Ракета» теплоходы капитаны итеп тә билгеләнә һәм лаеклы ялга чыкканчы, әлеге хезмәттә була.
Искә алу митингына батырның балалары, оныклары, Татарстан юл һәм транспорт хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов, Казан шәһәре Идел буе һәм Вахитов районы администрация башлыгы урынбасары Алсу Асадуллина, сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе генерал-майор Әхәт Юлашев, «Татфлот» хезмәткәрләре һәм ветераннары җыелды.
Геройны күреп белүчеләр: «Аның язмышы - илебез язмышы. Аннан яшь буын үрнәк алсын иде», - дигән теләкләрен белдерделәр. Улы - Казан дәүләт университеты профессоры Александр Девятаев - әтисенең Иделне һәм үз эшен бик тә яратуын әйтеп, елга ярында аңа һәйкәл куелса, әйбәт булыр иде, дигән теләген дә җиткерде. Батыр якташыбызга багышланган искә алу кичәләре әле тагын булачак. «Мир» кинотеатрында 5 һәм 13 июль көннәрендә Девятаев батырлыгына багышланган фильм күрсәтеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading