16+

Диктант яздык, нәтиҗәләрен көтәбез

Узган атнаның шимбәсендә дөньяның ун илендә һәм Россиянең егерме төбәгендә «Татарча диктант» акциясе узды. Белемнәрен тикшерергә теләүчеләр Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» әсәреннән өзек язды.

Узган атнаның шимбәсендә дөньяның ун илендә һәм Россиянең егерме төбәгендә «Татарча диктант» акциясе узды. Белемнәрен тикшерергә теләүчеләр Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» әсәреннән өзек язды.

Казаннан кала, акциягә Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск, Уфа, Екатеринбург, Төмән, Новосибирск, Саратов, Иваново, Чувашстан, Самара, Пермь, Омск, Мари Эл, Әстерхан, Иркутск, Волгоград, Алтай һәм Казахстан, Кыргызстан, Германия, АКШ, Канада, Гарәп Әмирлекләре, Украина, Чехия, Әзәрбайҗанда яшәүчеләр дә кушылды. Текстны аларга танылган сәнгать эшлеклеләре, язучылар, алып баручылар укыды. Диктант язу өчен бер сәгатькә якын вакыт китте. Чара дискуссия рәвешендә барды, дип яза «Татар-информ».
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Тәбрис Яруллин татарча диктантның бүгенге татар теле белән бәйле вазгыятьтә әһәмиятен билгеләп узды.

– Минемчә, тагын да күбрәк татарча чаралар кирәк, ул гадәти режимга кереп китәргә тиеш. Кешеләр үз энергиясен кая куярга икәнлеген белергә тиеш. Татарча диктантны төрле яшьтәге кешеләр яза. Филология институтында олырак яшьтәгеләр дә бар. Диктант аеруча нинди хаталар еш очравын ачыклау өчен кирәк. Киләсе елга акциягә Татарстанның барлык районнары һәм Россиянең 30-50ләп төбәге дә кушылыр дип уйлыйбыз, – диде ул.

Тәбрис сүзләренчә, тикшерүчеләр тыныш билгеләренә артык бәйләнмәячәк.
– Хәреф хатасы булмаса, стилистик хаталар китсә дә, санамыйлар, 5ле куялар. Бәяләү артык катгый түгел. 5ле алучыларга «Отличник» сертификаты, калганнарга катнашучы сертификаты биреләчәк, – ди ул.
Сүз уңаеннан: диктантларны ай дәвамында Казан федераль университеты мөгаллимнәре тикшерәчәк. Нәтиҗәләрне алар «Татарча диктант»ның сайтына һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумына тапшырачак. Соңыннан, «Татарча диктант» нәтиҗәсе буларак, «Язуда еш очрый торган хаталар» белешмәлеге басылыр дип көтелә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading