16+

«Динамо-Казан» өчен бары тик бер генә урын бар – ул беренче

“Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасына клуб җитәкчелеге быелгы сезонда Чемпионнар лигасының финалында уйнау бурычы куйган.

«Динамо-Казан» өчен бары тик бер генә урын бар – ул беренче

“Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасына клуб җитәкчелеге быелгы сезонда Чемпионнар лигасының финалында уйнау бурычы куйган.

Бу хакта журналистлар белән очрашу барышында команданың баш тренеры Ришат Гыйләҗетдинов хәбәр итте. Аның фаразлавынча, төрек һәм итальян командалары казанлыларның төп көндәшләре булачак.

Бүгенге көндә “Динамо-Казан” өч уенда да җиңеп, үз төркемендә беренче урында бара. Кайберәүләр фикеренчә башка төркемнәрдә командалар бераз көчлерәк, әмма Европаның төп турниры финалына иң көчлеләре генә чыга һәм Казан командасына шулар белән көч сынашырга туры киләчәк. Баш тренер һәм команданың капитаны Евгения Старцева сүзләренчә, “Динамо-Казан” өчен бары тик бер генә урын бар – ул беренче.

Италиянең „Конельяно“ һәм „Новара“ командалары үз төркемнәрендә уңышлы чыгыш ясыйлар, төрек командалары белән берлектә, бу командалар казанлыларның төп көндәшләре булачак, дип белдерде Гыйләҗетдинов.

Кичә Казан “Динамо”сы Чемпионнар лигасы кысаларында үзендә Сербиянең “Визура”сын кабул итте һәм өч сетта җиңүгә ирешеп, төрле турнирларда рәттән җиңүләр санын 21гә җиткерде. Журналистлар белән очрашу барышында казанлыларның баш тренеры команданың уенын бик яхшы бәяләвен әйтте. “Визура” белән без узган елгы сезоннан ук таныш, Европа волейбол конфедерацияләре (ЕКВ) кубогы ярышларында очраштык. Ул чакта ике тапкыр җиңүгә ирештек, әмма әлеге команда үсә, нигезен бик яхшы техникалы, физик яктан көчле кызлар тәшкил итә, – дип сөйләде Ришат Гыйләҗетдинов. – Тренерлар штабы алмашуы уенның үзгәрүенә китергән. “Визура” сыйфатлы уен күрсәтте, өченче партияне исәпкә алмаганда, беренче ике уен бик киеренке узды әмма волейболчы кызларыбызның яхшы уйнавы нәтиҗәсендә, без җиңүгә ирештек”. Кичәге уенда Наталья Маммадова 13 очко җыеп, “Динамо-Казан”ның иң нәтиҗәле уенчысы дип табылган. Киләсе очрашу шул ук команда белән Сербиядә 6 нчы февральдә булачак.

Ил чемпионатына килгәндә, Гыйләҗетдинов биредәге көндәшлекне “зур проблема” дип атады. Быелгы сезонда Казан командасы 15 уенда 14 тапкыр җиңүгә ирешкән, шуның 12сен өч партиядә хәл иткән.

– Россия чемпионатында көндәшлек дәрәҗәсе турында сезон тәмамлангач тренерлар советында да фикер алышабыз. Без моның белән ничек көрәшәбез?  Мин хәтта безгә көндәшлек тудыра алмаслык командалар белән уйнаганда уенчыларга өстәмә эш табуларын үтенәм – кабул итеп булмый дип уйланган тупларны алырга, чабарга, сикерергә, кайбер мизгелләрне яхшыртырга, - ди баш тренер. – Эш булмаган җирдә аны үзебез булдырырга тырышабыз.

Фото: dinamo-kazan.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading