16+

Диния нәзарәтенә яңа статус бирелде

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенә БМОның Икътисад һәм социаль советы (ЭКОСОС) каршында консультатив статус бирелде, дип яза dumrt.ru.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенә БМОның Икътисад һәм социаль советы (ЭКОСОС) каршында консультатив статус бирелде, дип яза dumrt.ru.

Әлеге карар 2018 елның 17 апрелендә ЭКОСОСның Координация һәм идарә буенча утырышында кабул ителде. Татарстан мөселманнары диния нәзарәте Россиядә шундый статус алган беренче һәм бердәнбер мөселман дини оешмасы булып тора. Әлеге статус бирелү Татарстанның конфессияара, милләтара мөнәсәбәтләрне һәм традицион ислам кыйммәтләрен ныгыту сәясәтенә югары бәя булып тора.

ЭКОСОС – Берләшкән Милләтләр Оешмасының төп органнарының берсе, ул БМОның икътисади, социаль өлкәләр һәм аның махсуслашкан учреждениеләр буенча хезмәттәшлеген көйли. БМО офисларында төрле чараларда катнашу мөмкинлеге бирә торган консультатив статусны алу өчен, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте гаризаны 2016 елда бирде.

Консультатив статус БМО тарафыннан хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга Икътисад һәм социаль совет каршында Устав һәм башка төп документлар нигезендә бирелә. Татарстан мөселманнары диния нәзарәте хәзер халыкара конференцияләрдә катнашу, язмача һәм телдән гаризалар белән чыгыш ясау, параллель чаралар оештыру мөмкинлегенә ия. Шулай ук БМО ЭКОСОС каршындагы консультатив статус, үз тәҗрибәсенә турыдан-туры таянып, төрле сораулар буенча эксперт анализы үткәрү, халыкара килешүләр үтәлеше мониторингын алып барырга ярдәм итү, җәмәгатьчелекнең игътибарын билгеле бер сорауларга юнәлтү, БМОның максатларын алга сөрүдә мөһим роль уйнау мөмкинлеге бирә.

Халыкара элемтәләр һәм чит ил партнерлар белән бәйләнешләр үсеше Диния нәзарәте өчен өстенлекле юнәлешләрдән санала. Мәдәни, рухи-мәгърифәт һәм социаль проектларны тормышка ашыруда бай тәҗрибәгә таянып, Диния нәзарәтенә ерак һәм якын чит илләрдән кызыксыну елдан-ел арта бара. Тәҗрибә алмашу, татар рухи мирасы һәйкәлләрен өйрәнү һәм кайтару – болар барысы да нәзарәтнең халыкара элемтәләрне тормышка ашырудагы максатлары. Шулардан чыгып, Татарстан мөфтие, Татарстан Иҗтимагый палата әгъзасы Камил хәзрәт Сәмигуллин Страсбургта Европа Советы һәм Варшавада ОБСЕ эшендә катнаша, шулай ук киләчәктә дөньяның әйдәп баручы университетлары белән хезмәттәшлек алып бару өчен Ислам Банкы Үсеше белән элемтәләр җайга салынган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading