16+

Диния нәзарәтендә Корбан бәйрәменә әзерлек турында сөйләштеләр

Татарстан мөселманнырының диния нәзарәтендә Казан мәчетләре имамнарының башкалада Корбан бәйрәмен оештыру һәм үткәрү турындагы киңәшмәсе узды.

Диния нәзарәтендә Корбан бәйрәменә әзерлек турында сөйләштеләр

Татарстан мөселманнырының диния нәзарәтендә Казан мәчетләре имамнарының башкалада Корбан бәйрәмен оештыру һәм үткәрү турындагы киңәшмәсе узды.

Киңәшмә Казанның башкарма комитеты белән берлектә оештырылды. Имамнар белән очрашуга Казан башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләр буенча бүлек җитәкчесе Илнур Шакиров, Казанның Вахитов районы баш ветеринары Илгиз Камалов, Татарстан буенча Роспотребнадзорның гигиена һәм туклану бүлеге җитәкчесе Кадрия Шәрәфетдинова һәм башкалар килде.

Көн тәртибендә мал чалучыларның эшен оештыру, корбан чалу мәйданчыкларыннан һәм җиһазларыннан дөрес файдалану, махсус хезмәтләр белән үзара бәйләнешләрне тәэмин итү кебек мәсьәләләр торды.

Киңәшмәне Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин ачып җибәрде. Ул имамнарга бәйрәмне һәм корбан чалу йоласын тәртипле рәвештә оештыру өчен киңәшләр бирде. "Мәчет имамнарында бәйрәмне оештыру өчен шәхси җаваплылык ята. Аны үткәрүдән җәмгыятьтә бернинди тискәре яңгыраш калырга тиеш түгел", - дип белдерде ул.

Фотолар: dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading