16+

Дәүләт Думасы приставларга алимент түләмәүчеләрне полициядән башка тоткарларга рөхсәт бирде

Дәүләт Думасы депутатлары соңгы өченче укылышта Административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр кертү турындагы законны кабул иттеләр.

Дәүләт Думасы депутатлары соңгы өченче укылышта Административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр кертү турындагы законны кабул иттеләр.

Әлеге закон нигезендә суд приставлары алимент түләмәүчеләрне мөстәкыйль рәвештә тоткарларга һәм административ хокук бозу турында протокол төзү урынына илтеп кую хокукына ия булачак. Закон проекты авторлары приставларның хокукларын арттыруны, бурычлы кешеләрнең чакырган вакытта килмәүләре, ә аларны мәҗбүриләп китерергә приставларның хокуклары булмау белән аңлата. Моңа кадәр проблема полиция хезмәткәрләре булышлыгы белән хәл ителгән. Ләкин ул өстәмә чыгымнар сорый һәм административ җаваплылыкка тарту процедурасын катлауландыра.

Әти яки әни кеше балигълык яшенә җитмәгән баласына, яисә балигъ булган балалар хезмәткә яраксыз әти-әнисенә алимент түләмәгән очракта, Кодекс буенча 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яки 20 мең сумга кадәр штраф каралган. Әгәр дә шуннан соң да алимент түләүдән туктаса, тагын да катгыйрак җәза көтә - бу очракта инде андыйларны җинаять җаваплылыгына тартырга, хәтта бер елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading