16+

Дәүләт хезмәтләре сыйфатын халык күзәтеп бара

Дәүләт хезмәтләренең сыйфаты Россия Икътисади үсеш министрлыгы заказы белән булдырылган «Сезнең контроль» системасы аша даими рәвештә күзәтү астында тора.

Дәүләт хезмәтләренең сыйфаты Россия Икътисади үсеш министрлыгы заказы белән булдырылган «Сезнең контроль» системасы аша даими рәвештә күзәтү астында тора.

Шул рәвешле, Росреестр, Эчке эшләр министрлыгы, Салым хезмәте, Пенсия фонды, Социаль иминият фонды, Федераль суд приставлары хезмәте, Роспотребнадзор, Федераль дәүләт милке белән идарә итү агентлыгының Күпфункцияле үзәк аша күрсәтелгән хезмәтләренә дә бәя бирергә мөмкин.

Дәүләт хезмәтләрен күрсәтү сыйфатын бәяләү – аларны күрсәтү процедураларын оптимальләштерергә һәм үтемлелеген арттырырга мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, әлеге бәяләүләргә карап, федераль территориаль хакимият органнары һәм аларның структур бүлекчәләре җитәкчелеге эшчәнлегенә нәтиҗә ясала. Татарстан Республикасы «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары Наталья Баркова хәбәр иткәнчә, быел Күпфункцияле үзәкләрнең эшенә 644 меңгә якын кеше бәя биргән. Ул биш баллы шкала буенча үткәрелә. Мониторингта катнашучылар Күпфункцияле үзәкләрдә хезмәт күрсәтүнең сыйфатына уртача 4,5 балл куйган. Шул рәвешле, респондентларның 90 проценты Күпфункцияле үзәкләр аша дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатыннан канәгать калган.

Мәгълүмати-аналитик система кеше кайсы офис хезмәтеннән файдаланган булса, шундагы эшнең сыйфатын бәяләргә мөмкинлек бирә.

ФЕДЕРАЛЬ ХАКИМИЯТ ОРГАНЫ ХЕЗМӘТЕННӘН ФАЙДАЛАНГАН, ШУЛ ИСӘПТӘН КҮПФУНКЦИЯЛЕ ҮЗӘК ОФИСЛАРЫНА МӨРӘҖӘГАТЬ ИТКӘН ГРАЖДАННАР ХЕЗМӘТЛӘРНЕҢ СЫЙФАТЫН ТҮБӘНДӘГЕЧӘ БӘЯЛИ АЛА:
«0919» номеры аша бушлай СМС-сораштыруда катнашырга була;

«Сезнең контроль» сайты (vashkontrol.ru) аша бәяләргә мөмкин;

Күпфункцияле үзәкнең рәсми сайтында (mfc16.tatarstan.ru);

Күпфункцияле үзәкләрдә һәм республика хакимияте органнарында урнаштырылган «Электрон Хөкүмәт» инфоматлары аша.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading