16+

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ялган детекторында тикшерү узган

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ялган детекторында тикшерү узган. Әлеге тест коррупциягә каршы көрәш буенча яшьләр форумы кысаларында үтелгән.

Форумда катнашучылар коррупциягә каршы көрәшү ысуллары турында фикер алышкан. Дәүсовет рәисе, уңай мисал буларак, заманча технологияләрне, шул исәптән “Ачык Татарстан” һәм “Халык контроле” системаларын актив куллануны атаган. 
“Коррупциягә каршы көрәштә халык белән эшләүдән башка кануннар һәм документлар ярдәмендә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак,” дип җиткерә Фәрит Мөхәммәтшинның сүзләрен ТР Дәүсовет сайты. 

Фото: gossov.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading