16+

Дөнья чемпионатына турист карталары барлыкка киләчәк

Ростуризм башлыгы Олег Сафронов 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары үткән һәр шәһәрдә туристлар өчен махсус карталар ясарга тәкъдим итә, дип яза "Татар-информ".

Ростуризм башлыгы Олег Сафронов 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары үткән һәр шәһәрдә туристлар өчен махсус карталар ясарга тәкъдим итә, дип яза "Татар-информ".

Андый карталар берничә туристлар объектында булырга мөмкинлек бирә. Олег Сафронов "Кырымның кунак картасы"н мисалга китерде. Аның ярдәмендә ярымутрау кунакларына мәдәни һәм табигый объектларны караганда ташлама ясала. Без футбол буенча дөнья чемпионаты узган шәһәрләрдә бу проектны чынга ашыруны сорыйбыз, ди Сафронов. Ул ассызыклаганча, 2017 елда Конфедерацияләр кубогы һәм 2018 елгы Дөнья чемпионаты узган шәһәрләрдә дөнья дәрәҗәсендә булырлык югары сыйфатлы инновацион турист эшләнмәләре ясалырга тиеш.

Искәртеп үтәбез, конфедерация Кубогы 17 июньнән 2 июльгә кадәр Мәскәү, Санкт-Петербургта, Сочи һәм Казанда үтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading