16+

Эчү акчасыз да, таныклыксыз да калдыра

Республикада, спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, транспорт чарасы белән идарә итүчеләр саны кискен артып киткән.

Республикада, спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, транспорт чарасы белән идарә итүчеләр саны кискен артып киткән.


Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда хезмәте мәгълүматларына караганда, июль аенда гына да исерек килеш транспорт чарасын идарә итүчеләр гаебе белән 18 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Һәлакәт аркасында өч кешенең гомере өзелгән, 26 кеше төрле авырлыкта имгәнүләр алган. Быелның алты аенда республикада спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң транспорт чарасын идарә иткән 8688 кеше тотылган. Узган елның алты аенда 9580 исерек шофер һәм автоһәвәскәр ачыкланган булган.

ЮХИДИ идарәсенең пропаганда хезмәткәрләре искәрткәнчә, транспорт чарасы хуҗасы үзе аек булса да, әгәр рульне исерек иптәшенә яки туганына тапшырса, аңа 30 мең сум штраф салына, ел ярымнан ике елга кадәр транспорт белән идарә итү хокукы чикләнә. Бер ел эчендә икенче мәртәбә эләксәң, инде 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф көтә. Шулай ук 480 сәгать мәҗбүри хезмәт яки ике елга кадәр мәҗбүри хезмәт җәзасы каралган.

Спиртлы эчемлекләр кулланганы өчен транспорт чарасын идарә итү хокукы таныклыгы вәкаләте вакытлыча чикләнгән кеше бер ел эчендә тагын руль артында эләксә, аңа инде Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 264.1нче маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатыла, гаеплегә ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм калу яный.

Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының 12.8 нче маддәсендә әйтелгәнчә, спирт күрсәткече канда 0,35 промилледән, ә өреп чыгарылган һавада 0,16 промилледән артса, кеше спиртлы эчемлек кулланган булып санала. Медицина тикшерүеннән баш тарту "спиртлы эчемлек кулланган" сыйфатында бәяләнә.

Автоинспекторлар, спиртлы эчемлекләр кулланып транспорт чарасын идарә итүчеләрне ачыклау буенча, максатчан рейдлар башлый. Белеп торыгыз: спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң транспорт чарасын идарә иткән кешегә 30 мең сум штраф салына. Моннан тыш, транспорт чарасын идарә итү хокукы таныклыгы 1,5 елдан 2 елга кадәр вакытка алына.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading