16+

Егетләр китә

Кичә кич белән Татарстаннан хәрби хезмәткә беренче эшелон китте.

Егетләр китә

Кичә кич белән Татарстаннан хәрби хезмәткә беренче эшелон китте.

Татарстаннан Читада 171 кеше, Борзя шәһәрендә - 15 кеше хезмәт итәчәк.

Шул уңайдан Татарстанның "Патриот" җыелма пунктында егетләрне хәрби хезмәткә озату тантанасы узды. Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин:
- Иң дәрәҗәле һәм мактаулы исем ул - Ватан сакчысы. Кешенең әнисе бер генә булган кебек, Ватаны да бер генә. Үз әниеңне берәү дә алмаштырмаган кебек, Ватанны да берни дә алыштыра алмый. Ул сине үзенең киңлекләрендә үстергән, үз һавасын сулаткан, син шунда кеше булган. Әниең сиңа мохтаҗ булган кебек, Ватан да синең мәхәббәтең һәм яклавыңа мохтаҗ. Ватанны саклау - мактаулы, җаваплы бурыч. Көчле армия һәрчак дәүләт иминлеге һәм бөтенлеге нигезе булды һәм шулай булып кала да. Хезмәт итү - җиңел түгел, әмма җаваплы һәм мактаулы. Хәрби форма кигәч, аның белән горурланыгыз, аңа тап төшермәгез. Йөрәккә иң кадерле сүзләрне онытмагыз - Ватан, дуслык, туганлык. Сезгә илебезнең көнчыгыш чигендә хезмәт итү бәхете тәтеде. Татарстан егетләренә Җиңүгә 70 ел тулган елда бурычын үтәргә туры килә. Безнең солдатлар намуслы, бер-берсенә тугры булыр һәм хезмәтне уңышлы үтәр дип ышанабыз, - диде чыгышында.

Республика сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешмасы рәисе генерал-майор Әхәт Юлашев та егетләргә үз сүзен җиткерде:
- Армиядә хезмәт итү җитди физик көч таләп итә, армия чыныктыра. Сезгә яңа техника, яңа кораллар үзләштерергә туры киләчәк. Корал тотып Ватанны саклаган егетләр чын ир-ат була ала. Сезгә үзегез үзләштерәчәк техниканы өйрәнергә һәм сакларга туры киләчәк, чөнки техниканы яхшы белү генә нәтиҗәле хәрби әзерлекне тәэмин итә. Безнең Татарстан егетләре һәрчак яхшы хезмәт итте һәм без республика йөзенә тап төшермәссез, хәрби бурычыгызны үтәп, Ватанга әйләнеп кайтырсыз дип ышанабыз, - диде Әхәт Юлашев.

Язгы чакырылыш кампаниясе 10 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading