16+

Эксперт: Сүриядә җитди вакыйгалар булачак, бәрелешләр кичектергесез

Якын Көнчыгыш һәм Үзәк Азия илләрен өйрәнү Үзәге директоры, запастагы полковник Семен Багдасаров АКШның Сүрияне бомбага тотуы турында аңлатма биргән.

“АКШның уңлы-суллы ракеталар ташлый торган президенты булуы - бөтен дөнья өчен куркыныч. Трамп – кичәге бизнесмен, аның нәрсә эшләячәген чамалап булмый. Өстәвенә, киңәшчесе Джон Болтон да шундый ук, ул да хәрби мәсьәләләрдән ерак кеше, әмма шул ук вакытта агрессив. Иртәме-соңмы, бу бик күңелсез тәмамланырга мөмкин”, - дигән полковник.
АКШ кораллануга 700 миллиард доллар сарыф итә. Әмма 14 апрель көнне  һөҗүм вакытында җибәрелгән 103 ракетаның 71е барып җитмәве аларның коралларының ни дәрәҗәдә булуын күрсәтә.

Фото: polit-gramota.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading