16+

Экстремизм иминлекне какшата

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика район һәм шәһәр башлыкларын террорчылыкка һәм экстремизмга каршы пропаганданы көчәйтергә, радикаль идеология йогынтысына бирелгән затлар белән системалы кисәтү эше үткәрергә чакырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика район һәм шәһәр башлыкларын террорчылыкка һәм экстремизмга каршы пропаганданы көчәйтергә, радикаль идеология йогынтысына бирелгән затлар белән системалы кисәтү эше үткәрергә чакырды.

«Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәр округларында террорга каршы эшчәнлекне оештыру нигезләре» дип аталган семинарда Рөстәм Миңнеханов март аенда Президент сайлаулары һәм футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары көтелүен һәм шул уңайдан террорчылыкны кисәтү белән бәйле мәсьәләләрнең өстенлекле булырга тиешлегенә басым ясады.

– Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, иҗтимагый һәм дини оешмалар, республика халкы бергәләшеп көрәшкән очракта гына бу өлкәдә нәтиҗәле эш алып барып була. Уңай нәтиҗәләр күзәтелсә дә, безгә тынычланып калырга ярамый, – диде ул.
Президент искәрткәнчә, террорчылыкка каршы көрәш, халыкның иминлеген тәэмин итү дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше булып тора. Хокук саклау органнары һәм Эчке эшләр министрлыгы структуралары белән бергә теләсә кайсы экстремистлык очрагын кисәтергә, аларга яшьләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирмәү, экстремистларга каршы нәтиҗәле көрәш алымнарын актив кулланырга кирәк, дигән иде Россия Президенты үзенең бер чыгышында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading