16+

“Ел укытучысы” конкурсында җиңүчеләрнең саны өч тапкырга арткан

«Казан шәһәренең ел укытучысы - 2017» бәйгесенең абсолют җиңүчесе Алмаз Хәмидуллин Бөтенроссия «Ел укытучысы - 2017» бәйгесенең төбәк этабында да иң яхшысы дип табылды. Республика бәйгесе йомгакларын Казанның 177 нче мәктәбендә ясадылар.

Алмаз Хәмидуллин Казан шәһәренең Мәскәү районындагы 2 нче лицей-интернатның математика укытучысы. Элек ул Түбән Кама мәктәбендә эшләгән, агымдагы уку елында Казанга күченеп килгән. Алмазның педагоглык стажы - алты ел.

- Бәйге сынауларын үткән айларда мин һөнәри яктан һәм шәхес буларак үстем. Әлеге юлга басканда бу кадәр үк кыен булыр дип уйламаган идем. Бөтенроссия бәйгесенә Татарстанны лаеклы күрсәтә алырмын, дип ышанам. Бу бик зур җаваплылык, - ди ул.

Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин сүзләренчә, соңгы өч елда "Ел укытучысы" конкурсында җиңүчеләрнең саны өч тапкырга арткан.

- Казан укытучылары өч мәртәбә абсолют җиңүче дип табылды һәм Бөтенроссия бәйгесендә Татарстан данын якладылар, - диде ул эшлекле дүшәмбедә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading