16+

«Электрон ярминкә»: сатып алучыларга да, сатучыларга да уңайлы

Татарстанда «Электрон ярминкә» дип аталган яңа интернет-проект эшли башлады. Бу хакта журналистларга Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базары үсеше бүлеге башлыгы урынбасары Анатолий Никитин һәм «Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге» генераль директоры Дмитрий Холопов хәбәр итте.

Татарстанда «Электрон ярминкә» дип аталган яңа интернет-проект эшли башлады. Бу хакта журналистларга Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базары үсеше бүлеге башлыгы урынбасары Анатолий Никитин һәм «Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге» генераль директоры Дмитрий Холопов хәбәр итте.

Анатолий Никитин әйтүенчә, интернет-проект узган елның декабрендә эшли башлаган. Шуңа да карамастан, биредә 218 авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче теркәлергә өлгергән инде. Алар арасында крестьян-фермер хуҗалыклары да, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да бар.
– Моңа ихтыяҗ күптәннән бар иде, – диде ул. – Белүегезчә, авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә бездә бик актуаль. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, без республикада интернет-ярминкә эшләргә булдык. Әлеге проект авыл хуҗалыгы продуктларын сатучыларны һәм сатып алучыларны берләштерә.

«Электрон ярминкә» сатып алучыларга өйдән чыкмыйча гына кирәкле продуктлар белән танышу һәм бәяләрне чагыштыру мөмкинлеген бирә. Халык шулай ук сатып алган продукциясе буенча фикерләр дә калдыра ала. Сатып алучыларга уңайлы булса, үз продукциясен тәкъдим итүчеләр кайбер чыгымнарга акчаны янга калдыра ала. Мәсәлән, сәүдә мәйданчыкларын арендалауга, сатучыларга хезмәт хакы түләүдә.
Дмитрий Холопов әйтүенчә, әлеге вакытта сайтка 21 категориядәге 600дән артык төр продукция кертелгән. Алар арасында иң популярлары – ит һәм сөт. Теге яки бу товарны сатып алырга теләүчеләр ярмарка16.рф сайты аша керә ала. Җитәкче әлеге ресурстан ничек файдаланырга кирәклеген дә аңлатып китте.

– Мәсәлән, сайтка кереп, категорияләр исемлегеннән «сөт» дигән графаны сайлап алсагыз, Татарстан картасы чыга. Ә анда яшел нокталар белән сөт җитештерүчеләр күрсәтелә. Шуның берсенә басып сайласагыз, авыл хуҗалыгы эшмәкәренең шәхси битенә күчәсез. Әйтик, менә без сайлаган «нокта» – Елена Белоглазова шәхси хуҗалыгы – сөтнең 900 граммлы кабын 34 сумнан тәкъдим итә. Шунда ук фермер хуҗалыгы урнашкан авылны, эшчәнлекне чагылдырган фотоларны да карарга була. Махсус графада эшмәкәрнең ничә баш мал асравы, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге стажы, биләгән җир мәйданы, ирешкән уңышлары, сертификатлары күрсәтелгән. Иң соңгы пункт – эшкәмәкәрнең телефоннары. Аңа басып, сез сатучы белән турыдан-туры элемтәгә керә аласыз. Продукцияне сезгә барып алу отышлымы, китереп бирү кулаймы – анысын җитештерүче белән килешергә була, – диде Дмитрий Холопов.
Декабрьдә генә эшли башлау сәбәпле, сайтка керүчеләр саны әлегә бик аз – көненә нибары 40 кеше генә. Киләчәктә әлеге ресурстан кулланучылар саны күбрәк булыр дип өметләнә белгечләр. Аеруча бу, Казан, Чаллы һәм Әлмәт кебек зур шәһәрләр өчен кулай, ди алар.

Шулай ук авыл хуҗалыгы товарларын күпләп тә, берәмләп тә сатып алырга мөмкин. Шуңа күрә әлеге «электрон ярминкә» сыйфатлы һәм экологик яктан чиста продукт ашарга теләгән сатып алучыларга да, үз бизнесларын тагын да киңрәк җәелдерергә теләгән сатучыларга да бик уңайлы. Тагын бер уңайлылыгы: сатып алучыларга теркәлү дә узарга кирәкми. Бәяләрне исә һәр сатучы үзе билгели.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading