16+

Элмә такталар хатасыз булырмы?

Казаныбыз чын мәгънәсендә туристлар мәркәзенә әйләнеп бара. Кунаклар белән башкалабыз урамнарыннан йөргәндә күп вакыт горурлык һәм шатлык хисләре кичерсәк тә, оялып-кызарырга туры килгән чаклар да була. Бигрәк тә элмә такталардагы хаталарны күргәч, битеңне чеметеп өзәрдәй буласың. Чынлап та, бу - бик җитди мәсьәлә, чөнки ул башкалабызның йөзен һәм халыкның милли...

- «Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм башка телләр турында»гы закон нигезендә, дәүләт телләре барлык эшчәнлектә дә кулланылырга тиеш. Тик әлегә кадәр аны тормышка ашыруның төгәл механизмы булдырылмаган, - диде министр. - «Телләр турында»гы законны бозган өчен җаваплылык каралмаган. Мәсьәләне хәл итү өчен, министрлык административ кодекска үзгәрешләр кертү буенча закон проекты әзерләде. Үтәмәүчеләргә җаваплылык та каралган. Бу закон элмә такталарны тәртипкә китерергә ярдәм итәр дип ышанабыз.
- Хаталар бар. Аларны күреп шаккатасың. Урысчасы - дөрес. Татарчасында хата өстендә хата. Оят. Хурлык!
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Дәүләт Советына әлеге законга төзәтмәләр тәкъдим итте. Казандагы элмә такталардагы хаталар өчен шәһәр хакимияте җавап тотачак.
Әлеге сөйләшү күңелдә өмет уятты. Димәк, киләчәктә Казаныбыз матур гына түгел, ә хатасыз да булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading