16+

Елмай! «Робот» фотога төшерә

Татарстан буенча Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хәбәр итүенчә, республикада «Робот» тизлек үлчәнеше системасын сыный башладылар.

Татарстан буенча Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хәбәр итүенчә, республикада «Робот» тизлек үлчәнеше системасын сыный башладылар.

Әлеге радар LADA Largus автомобильләренә урнаштырылган. Еш кына аларны юл читендә күрергә мөмкин, чөнки әлеге машиналар юлның иң аварияле дип саналган участокларына килә. Әлеге немец системасы тизлекне стационар режимда гына түгел, ә мобиль режимда да үлчи ала. Моннан тыш, аның ярдәмендә каршы як полосага чыккан машина йөртүчеләрне дә ачыклап булачак. Белгечләр әйтүенчә, әлеге яңалыкның нәтиҗәлеген берникадәр вакыттан соң, ягъни юллардагы аварияләрнең кимүен анализлаганнан соң билгеләп булачак.

Татарстан әлегә бу яңа системаны сынап карау мәйданы булганлыктан, «Робот» радары белән «коралланган» машиналар да бүгенгә берәү генә. Дөрес, якын киләчәктә аларның саны артачак.

Татарстан буенча Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең матбугат хезмәте аңлатуынча, әгәр юлның билгеле бер участогында «Робот» радары урнаштырылган автомобиль эшләсә, машина йөртүчеләрне «Игътибар! Мәскәү – Уфа М7 юлының буеннан-буена мобиль фото, видео системасы эшли» дип язылган элмә такта кисәтәчәк.
Әлеге яңалык пилот рәвешендә генә булса да, күп кенә машина йөртүчеләрдә сораулар да барлыкка килә башлаган. Кайберәүләр, фотога төшерүдән килгән яктылык төнлә күзне камаштырыр, дип борчыла.

Камил Абдуллин, машина йөртүче:

– Ике төрле уйларга мөмкин. Бер яктан караганда, яхшы, әлбәттә. Аеруча шәһәр үзәгендә мондый автомобильләр күбрәк торсын иде. Кагыйдә бозучылар, аварияләр саны да кимрәк булыр иде. Ләкин, икенче яктан караганда, моның өчен салым түләттермәсләрме икән соң? Болай да машинасы булган кеше адым саен акча чыгарып салырга мәҗбүр бит инде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading