16+

Эльмира Зарипова: “Һәр өченче инвалид эшләргә тели”

Татарстанда эшкә сәләтле инвалидлар 82 меңнән артык исәпләнә. Аларның бүгенге көндә 24,9 меңе эшли. Республиканың хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә инвалидларны эшкә урнаштырудагы үзенчәлекләр турында сөйләде. - Физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләр башкалар кебек үк тигез хокуклы. Сораштырулар күрсәткәнчә,аларның һәр...

Татарстанда эшкә сәләтле инвалидлар 82 меңнән артык исәпләнә. Аларның бүгенге көндә 24,9 меңе эшли. Республиканың хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә инвалидларны эшкә урнаштырудагы үзенчәлекләр турында сөйләде.

- Физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләр башкалар кебек үк тигез хокуклы. Сораштырулар күрсәткәнчә,аларның һәр өченчесенең кайда булса да эшлисе килә һәм бу мәсьәләдә ярдәм итүебезне үтенәләр, - ди Эльмира Зарипова.

Бу өлкәгә министрлык аерым игътибар бирә. Быелның 7 аенда гына да буш вакансияләргә 1140 инвалидны эшкә урнаштырганнар. Инвалидларның күбесе балалар бакчаларында каравылчы, вахтада, берәр оешмада менеджер, хисапчы, җыештыручы булып хезмәт итә. Үз эшен булдырырга теләгән, инвалидларны эшле итәргә теләүчеләргә дә министрлык ярдәм кулы сузарга әзер. Әйтик, Чаллыда ике кеше физик яктан мөмкинлеге чикләнгәннәрнең ихтыяҗларын кайгыртып, аларга эш урыннары булдыру максатында аяк киеме җитештерү һәм ремонтлау белән шөгыльләнә башлаганнар.Чирмешәндә берәү үз тегү фабрикасын булдырган. Оешмаларда инвалидлар өчен эш урыннарын саклап калуга да зур игътибар бирелә.

- Физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләргә башкалар кебек үк тигез дәрәҗәдә хезмәт хакы түләнергә тиеш, - ди министр.

Вазифасына карап, уртача 17-40 мең хезмәт хакы алып эшләүчеләр дә бар.

Мөһим булмаган сәбәпләр аркасында, физик яктан мөмкинлеге чикле булуы өчен генә җитәкче инвалидны эшкә алырга теләми икән, хокукларын чикләгән очракта, 3-5 мең сум административ штраф каралган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading