16+

Энгель Фәттахов Татарстан укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Котлауда мондый юллар бар: "Хөрмәтле хезмәттәшләр, хөрмәтле педагоглар, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре! Чын күңелдән сезне зур бәйрәм - Укытучылар көне белән тәбрик итәм! Мөгалим эше - дөньяда иң хөрмәтле, авыр һәм җаваплы һөнәрләрдән санала. Нәкъ менә ул безне гомер буе озатып йөри һәм авырлыкларга каршы торырга өйрәтә".

Котлауда мондый юллар бар: "Хөрмәтле хезмәттәшләр, хөрмәтле педагоглар, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре! Чын күңелдән сезне зур бәйрәм - Укытучылар көне белән тәбрик итәм! Мөгалим эше - дөньяда иң хөрмәтле, авыр һәм җаваплы һөнәрләрдән санала. Нәкъ менә ул безне гомер буе озатып йөри һәм авырлыкларга каршы торырга өйрәтә".

"Өйрәтүдән дә авыррак нәрсә юк: теләсә кем укыта ала, ә менә бөтен кеше дә өйрәтә алмый. Сез бу серне камил рәвештә беләсез һәм юмарт рәвештә үз укучыларыгызга белемнәрегезне җиткерәсез. Мин сезгә узган уку елындагы зур җиңүләрегез өчен рәхмәтле, быел да алар күп булачагына ышанып калам", - дип белдерә республика мәгариф һәм фән министры.

Котлауда китерелгән статистик мәгълүматларга караганда, Татарстанда 2013-2015 елларда республика мәктәпкәчә мәгариф системасын модернизацияләү программасы кысаларында 158 яңа балалар бакчасы төзелгән, 55е төзекләндерелгән, гамәлдәге мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 82 өстәмә төркемнәр ачылган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның теләктәшлеге белән 2012 елдан республикада масштаблы мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы тормышка ашырыла: барлыгы 2012-2016 елларда 780 белем бирү оешмасында ремонт үткәрелгән.

2017 елда Татарстанда 15 меңнән артык чыгарылыш укучысы БДИ тапшырган, ә 34 меңнән артык кеше Төп дәүләт имтиханын биргән. 1 сентябрьгә дүрт яңа мәктәп һәм бер балалар бакчасы ачылды. Республика бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округында лидер булды, дип искәртә министр.

Фәттахов ассызыклавынча, ул җитәкләгән тармакның өстенлекле бурычы - эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү. Ул инде үз җимешләрен бирә башлаган. Бүгенге көндә Татарстанның белем бирү өлкәсе икътисадның реаль секторын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итергә әзер. WorldSkills чаралары аша да хезмәт кешесенә карата ихтирам тәрбияләүдә күп эш башкарыла. 2019 елда Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узачак.

"Хөрмәтле мөгаллимнәр! Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, сабырлык, тормыш иминлеге һәм барлык эшләрдә иҗади уңышлар телим. Сезнең фидакарь хезмәтегез иң ихлас хөрмәткә һәм рәхмәткә лаек. Бу бәйрәм көне сезгә бик күп уңай тәэсирләр алып килсен."

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading