16+

Энгель Фәттахов туклану мәсьәләсендә канәгать түгел

9 февраль көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры - Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов муниципаль мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән республика киңәшмәсе үткәрде, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

9 февраль көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры - Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов муниципаль мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән республика киңәшмәсе үткәрде, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Киңәшмәдә каралган мәсьәләләрнең берсе - белем бирү оешмаларында балаларның туклануын оештыру.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Роспотребнадзор һәм Прокуратура белән берлектә, ике атна дәвамында белем бирү оешмаларында туклануны оештыру мониторингланган. Тикшерүләр нәтиҗәләре хакында Татарстан Мәгариф һәм фән министрының урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бер төркем мәктәпләрдә Роспотребнадзор белән килештерелгән меню булмавы, күп очракта әлеге менюның үтәлмәве, туклану контроле алып барылмавы, азык-төлекләр документларсыз китертелүе, продуктларның этикеткаларсыз булуы ачыкланган.

«Без үсеш алган аграр республика. Шулай була торып, әлегә кадәр кайбер муниципаль берәмлекләрдә балаларыбыз туклануы процессын оештыра алмавыбыз гаҗәп. Сезнең өчен бу намус эше булырга тиеш, ә без әле дә ата-аналардан туклану продуктлары сыйфатына бәйле шикаятьләр алабыз. Мин кыска вакыт эчендә әлеге өлкәдә тәртип урнаштыруны таләп итәм, - диде Энгель Фәттахов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading