16+

Эшче кеше бәйрәме

Сентябрьнең беренче якшәмбесендә республикада Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. Төп бәйрәм чаралары Россиядә нефть җитештерү буенча алдынгы урыннарда торган «Татнефть» акционерлык җәмгыяте урнашкан Әлмәт шәһәрендә узды.

Эшче кеше бәйрәме

Сентябрьнең беренче якшәмбесендә республикада Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. Төп бәйрәм чаралары Россиядә нефть җитештерү буенча алдынгы урыннарда торган «Татнефть» акционерлык җәмгыяте урнашкан Әлмәт шәһәрендә узды.

Бәйрәм уңаеннан, Кремль сайтында Россия Президенты Владимир Путинның нефть һәм газ тармагында эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлау телеграммасы басылды. Әлмәттә оештырылган чараларда исә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Быелгы бәйрәм әлмәтлеләр өчен аеруча истә калыр, мөгаен. Валентин Шашин исемендәге «Татнефть» акционерлык җәмгыяте Татарстанның югары бүләгенә ия булды. Республика тарихында беренче тапкыр «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены компаниягә тапшырылды, аны «Татнефть» җәмгыятенең генераль директоры Наил Маганов кабул итеп алды.

- Татарстан бай тарихлы, данлыклы хезмәт традицияләре һәм нефть-газ комплексы казанышлары белән лаеклы рәвештә горурлана. Әлмәттә булган саен, без нефть башкаласының яхшырганын, үскәнен күрәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул нефть тармагы ветераннарына аеруча зур рәхмәтен белдерде. - Сезнең бай тәҗрибәгезгә таянып, яшьләрнең мөмкинлеген, тармак инновацияләрен кулланып, Татарстанның нефть-газ комплексы киләчәктә дә үсәчәк, - дип искәртте.

Нефтьчеләр көнендә Әлмәт шәһәре гөрләп торды. Нефть эзләү тарихы һәм нефть өлкәсен үстерүгә багышланган театральләштерелгән тамаша, ретроавтомобильләр парады узды. Урам сәнгате фестивале халыкны аеруча җәлеп итте. Монда Әлмәт урам театры артистларыннан алып Аргентинадан килгән марионетка «кешеләр»не, Франция ходулистларын да күрергә мөмкин иде. Балалар өчен төрле аттракционнар, уен мәйданчыклары эшләде.

«Татнефть» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов нефтьчеләр көне бәйрәме халыкка бу һөнәрнең әһәмиятен күрсәтү өчен уздырылганына басым ясады.

- Без гади эшче кеше өчен бәйрәм ясарга теләдек. Халыкка үзебезнең эшчәнлекне, эш коралларыбызны күрсәттек. Энергетика - безнең илебезнең иң мөһим өлкәләренең берсе. Без иртән кичкә кадәр, тәүлек буе елына 365 көн ялларсыз эшлибез. Җир астыннан алган энергияне халыкка җиткерү, имин һәм уңайлы шартлар тудыру - төп максатыбыз, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading