16+

Эшмәкәрләр йортлы булды

Бүген Казанда эшмәкәрләр йорты ачылды. Күпфункцияле әлеге үзәктә эшмәкәрләргә бер бүлмәдә генә 180гә якын хезмәт күрсәтеләчәк. Татарстанның икътисад министры Артем Здуновның Президент Рөстәм Миңнехановка әйтүе буенча, бу эшмәкәрләр өчен уңайлы һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтү максатыннан булдырылган үзәк.

Эшмәкәрләр йортлы булды

Бүген Казанда эшмәкәрләр йорты ачылды. Күпфункцияле әлеге үзәктә эшмәкәрләргә бер бүлмәдә генә 180гә якын хезмәт күрсәтеләчәк. Татарстанның икътисад министры Артем Здуновның Президент Рөстәм Миңнехановка әйтүе буенча, бу эшмәкәрләр өчен уңайлы һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтү максатыннан булдырылган үзәк.

Бинаның беренче катында эшмәкәрләргә күпфункцияле хезмәт күрсәтү үзәге һәм “Саклык банкы” бүлеге урнашкан. Икенче катта – “Төбәк лизинг үзәге”, өченче катта – укыту һәм киңәшләшеп эшләү мәйданы булачак.

Үзәк ачылышында Президентка “Проверенный бизнес” электрон хезмәтен дә тәкъдим иттеләр. Әлеге ресурста эшмәкәрләр өчен барлык кирәкле мәгълүмат тупланган булачак. Ул интернет-сайт кебек эшли.      
Рөстәм Миңнеханов “Саклык банкы” җитәкчеләренә, шәхсән Герман Грефка, әлеге проектны тормышка ашырырга ярдәм иткәне өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

– Безгә бизнес өлкәсендә барган барлык процессларны тизләтергә кирәк. Бу система күз буяу өчен генә булмасын, ул эшләргә тиеш. Эшмәкәргә үз эшен ачарга рөхсәт итмибез икән, аның сәбәпләрен яхшылап аңлату зарур. Бернинди тыюлар булмаган очракта, бизнес ачу процесын тизләтергә кирәк. Бүген эшмәкәрләр тикшерүчеләр килүдән куркып тора. Бу үзәктә алар үзләрен борчыган сорауларга җавап та таба алачаклар, – диде Рөстәм Миңнеханов.   

Россия икътисади үсеш министры урынбасары Савва Шипов фикеренчә, эшмәкәр дәүләттән ярдәм булуын сизгәч, ышанычы арта. Ул дәүләтне ярдәмчесе һәм партнеры кебек хис итә башлый. Федераль түрә башкарылган эш өчен республика җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Россия Президенты Владимир Путин да күпфункцияле үзәкләр халык белән дәүләт арасында коммуникацияне арттыру өчен кирәкле хезмәт, ди. Бу уңайлы мохит һәм яшәү сыйфатын арттыру өчен тагын бер адым.
– Яшәү һәм теркәлү урыны нинди булуга карамастан, һәр кеше теләсә кайсы ресурс үзәккә мөрәҗәгать итә алырга тиеш. Бу дәүләт хезмәтләрен бер бөтен итеп, берләшкән килеш тәкъдим итүгә мөһим адым, – диде Владимир Путин.  

Фото: Татар-информ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading