16+

Эшмәкәрләргә ташламалы кредитлар бирелә

Татарстан башкаласында кече һәм урта эшмәкәрлеккә теләктәшлек максатларында, ташламалы кредитлар бирү программасы дәвам итә. Шәһәр Башкарма комитеты эшмә­кәрләр алган кредитларның еллык ставкасын, эшчәнлек өлкәсенә карап, 5 һәм 7,5 процент күләмендә үзе түли.

Татарстан башкаласында кече һәм урта эшмәкәрлеккә теләктәшлек максатларында, ташламалы кредитлар бирү программасы дәвам итә. Шәһәр Башкарма комитеты эшмә­кәрләр алган кредитларның еллык ставкасын, эшчәнлек өлкәсенә карап, 5 һәм 7,5 процент күләмендә үзе түли.


- Программа 2007 елда башланды. Шул вакыт эчендә 412 компания һәм шәхси предприятие 1 миллиард 385,8 миллион сум ташламалы кредит алды. Банк процентлары ставкасын каплау өчен, шәһәр бюджетыннан 75,6 миллион сум тотылды, - диде шәһәр Башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов «эшлек­ле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

«Казан Банкы» 2016 елга кадәр программаның банк-­операторы ролен үтәде. Быелгы конкурста «Татсоцбанк», Сбербанк, ВТБ24, «Энергобанк» катнашкан. Әлеге финанс учреждениеләре кредитларны еллыкның 9,5 проценты күләменнән башлап, 12,6 процентына кадәр күләмдә тәкъдим иткән. Конкурста икенче ел рәттән «Татсоцбанк» җиңеп чыккан, аның «нәфесе» азрак - кредит ставкасы: 9,5 процент. Артур Вәлиәхмәтов әйткәнчә, иң зур кредит - 10 миллион сум. Кредитларны быелның 24 июленнән ала башларга була.

- Шәхси балалар бакчалары оештыру, халык һөнәрчеләре әйберләре җитештерү, кунакханәләр, отельләр һәм хостеллар ачу эшчәнлекнең аеруча өстенлекле юнәлеш­ләре булып санала. Бу өлкәләрдә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләргә кредитлар биш елга бирелә. Беренче өч елда банк ставкасының 7,5 процентын Казан шәһәре бюджеты субсидияли, - диде Артур Вәлиәхмәтов.

«Аеруча өстенлекле» тамгасына ия булганнардан соң «өстенлекле» эшчәнлек юнәлешләре килә. Болар: эшкәртү сәнәгате, торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, сәламәтлек саклау, эчке туристлык, мәдәният, спорт һәм физкультура өлкәләре. Быел әлеге исемлеккә чүп җыю һәм эшкәртү проектлары да кертелгән. Монысында кредитлар өч елга бирелә. Кредит килешүенең беренче ике елында банк ставкасының 5 проценты Казан шәһәре бюджетыннан түләнә.

Быел стационар булмаган сәүдә корылмалары хуҗаларына ташламалы кредитлар алу мөмкинлеге тудырылган. Аларга кредитлар урамнардагы киоскларын һәм павильоннарын расланган проектлар дәрәҗәсенә җиткерү өчен бирелә. Ризык әзерләү өчен кыйммәтле җиһазлар сатып алучы, җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүче эшкуарларга да финанс ярдәме күрсәтеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading