16+

Федераль университетны үзгәрешләр көтә

Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан (Идел буе) Федераль университеты попичительләр советы белән очрашты. Әлеге очрашу барышында Президент уку йортының кайбер биналары белән танышты, ә университет ректоры Илшат Гафуров Экология һәм табигатьне саклау министрлыгы һәм республиканың башка предприятияләре белән килешү төзеде.

Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан (Идел буе) Федераль университеты попичительләр советы белән очрашты. Әлеге очрашу барышында Президент уку йортының кайбер биналары белән танышты, ә университет ректоры Илшат Гафуров Экология һәм табигатьне саклау министрлыгы һәм республиканың башка предприятияләре белән килешү төзеде.

Килешү нигезендә Экология министрлыгы белән университет табигатьне саклау һәм республиканың экологик чисталыгын тәэмин итүдә үзара хезмәттәшлек итәчәк.
Төп тема Казан федераль университетының фәнни-мәгариф комплексын үстерү мәсьәләсе булды. Кайчандыр зур гауга чыгарып, университетта татар филологиясен ябып йөргән Илшат Гафуров, быел Президент алдында янәдән татар теле һәм әдәбияте үзәген булдыру турында сүз кузгатты. Ул Каюм Насыйри институтының "Татаристика" бүгелендә гамәлгә ашырылачак.

- Югары квалификацияле милли кадрлар әзерләү университетның төп бурычларының берсе. Иң беренче чиратта без татар теле, тарихы, әдәбиятенә кагылышлы мәсьәләләрне чишәргә тиеш, - диде Илшат Гафуров.

Ректор сүзләренчә, "Татарстан Республикасының дәүләт телләрен саклау, өйрәнү, үстерү" дигән дәүләт программасын үтәү һәрвакыт акча мәсьәләсенә барып төртелә. Бу программаны тормышка ашыруга юнәлтелгән финанслар 2015 елда - 11,16 миллион, 2016 елда - 12 миллион, 2017 елда - 21,08 миллион сумга кыскартылган.

Шулай ук Илшат Гафуров Президенттан укытучы кадрларны яңадан укыту үзәге ачуга булышлык күрсәтүен сорады. Үзәк Татар дәүләт гуманитар-педагогик университетының хәзерге вакытта буш торган бишенче бинасында (Сул як Болак, 34) эшлиячәк. Бинага 150 миллион сумлык ремонт кирәк.
Рөстәм Миңнеханов та укытучыларны янәдән әзерләү, квалификацияләрен арттыру мөһим мәсәләләрнең берсе булуын искәртте.

- Бүген дөнья дүртенче сәнәгый революция алдында тора. Без күренекле технологик үзгәреш шаһитләре. Әлеге процесслар, үз чиратларында, яңа таләпләр куя. Бу таләпләргә төрле өлкәләрдә әзер булырга кирәк, шул исәптән мәгариф өлкәсендә дә. Шуңа күрә укытучыларны яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен арттыру темасы аеруча әһәмиятле. КФУ нигезендә республика Педагогларны яңадан әзерләү үзәген ачу бу өлкәдә мөһим адым булачак, - диде Президент.
Университетның "ректор йорты"нда да үзгәрешләр көтелә. Биредә танылган рус галиме Николай Лобаческий музеен булдырырга уйлыйлар.

- Музей хәтер сагында торудан тыш, мәктәп укучылары, студентлар өчен кызыклы булган фәнни белем бирү мәйданчыгы булып торачак, - диде Илшат Гафуров.
2018 ел исә КФУ да Толстой елы буларак билгеләп үтеләчәк. Ә елның төп вакыйгасы - Лев Толстой исемендәге халыкара премия (рус әдәбияты буенча) булачак.

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading