16+

Әфган сугышы ветераны: Мине чикләребезнең какшамас булуына ишарә ясады.

Әфганстанда хезмәт иткән хәрби-интернационалист, СВР запасы полковнигы Рафаэль Шакирҗанов Казанда Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча бөтенроссия тавыш бирүдә катнашты.

Әфганстанда хезмәт иткән хәрби-интернационалист, СВР запасы полковнигы Рафаэль Шакирҗанов Казанда Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча бөтенроссия тавыш бирүдә катнашты.

Әфган сугышы ветераны, Татарстан Иҗтимагый палатасының яшьләр һәм патриотик тәрбия комиссиясе рәисе, тышкы разведка хезмәте полковнигы Рафаэль Шакирҗановны чикләрнең бозылмавы, ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү һәм Бөек Җиңүне саклап калуның төзәтмәләргә кертелүе җәлеп иткән. Бу хакта ул Казанда сайлау участогында тавыш биргәндә сөйләде. "Мине хәрби кеше буларак, бер төзәтмә җәлеп итте, анда башка илләр дәгъва итә торган безнең чикләребезнең какшамас булачагы күрсәтелгән. Төзәтмәләрдә ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү турында да күп әйтелә», - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading