16+

Филателистлык нәселдән күчә?

Безнең гаиләдә иң кадерле ядкәрләрнең берсе - бабам - әниемнең әтисе Шакир­җан Мөлековның фронттан язган хатлары. Ленинград фронтында батырларча һәлак булган бабамның соңгы ачык хаты. 1942 елның 1 мае. Маркалар җыючы оныгым да бу хатны кызыксынып, кат-кат карый. Андагы марка үзе генә дә зур тарихка ия.

Яшел төстәге бу маркада крестьян сурәтләнгән. «Чыршы» декоры ясалган. СССР поч­та маркасы 1920-1940 елларда чыгарылган. Гомумән, беренче тапкыр хат маркалары Англиядә 1840 елны барлыкка килгән. Төсе кара булган, бәясе 1 пенс торган. Россиядә маркалар тәүге тапкыр 1858 елда кулланыла башлый. Шул заманнан бирле барлыгы 150 мең төрле марка чыгарылган.
Тематикалары да төрле: табигать, җәнлекләр, билгеле шәхесләр, техника сурәтләнгән, тарихны чагылдырганнары да бар.

Мин дә яшьлегемдә маркалар җыю белән шөгыльләнә идем, хәзер бу эшемне оныгым дәвам итә. Шулай икәүләп тарихны өйрәнәбез, маркаларны барлыйбыз. Уртак шөгыль якынайта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading