21-23 июльдә Ленинград өлкәсенең Фин култыгында яшьләр Сабан туе уза.
Аны "Питер буйлары" татар-башкорт милли- мәдәни җәмәгать оешмасы җиде ел дәвамында оештырып килә. Бу бәйрәмгә йөзләгән татар-башкорт оешмалары вәкилләре җыела. Катнашучылар өч көн дәвамында палаткаларда яшиләр, төрле милли һәм спорт уеннарында катнашып, туган телләрендә аралашып, бик күңелле итеп уздыралар.
0
Комментарийлар