16+

Фәрит Мөхәммәштин 32 укучыга паспорт тапшырды

12 декабрь - Конституция көне. Бу уңайдан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яшь гражданнарга тантаналы рәвештә, паспортлар тапшырды.

12 декабрь - Конституция көне. Бу уңайдан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яшь гражданнарга тантаналы рәвештә, паспортлар тапшырды.

Әлеге традицион чарага Татарстанның төрле районнарыннан, Казан шәһәреннән барлыгы 32 укучы чакырылган иде.

Паспорт тапшыру тантанасы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылган. Быел чарага укуда алдынгы булган, төрле бәйгеләрдә уңышка ирешкән, үрнәк балаларны сайлап алганнар.

- Бүген сез тормышыгызда иң төп документ булган паспортны кулыгызга алып, бәхетле, яхшы тормышка атлаячаксыз. Әлеге тантана ярдәмендә без сездә республикабыз һәм илгә карата ватанпәрвәрлек хисен арттырырга теләдек. Сез яңа йөзьеллыкта, илебез өчен тарихи аралыкта, Татарстанда туган бәхетле кешеләр. Киләчәктә безнең эшләрне дәвам итәрсез, без эшләргә өлгермәгән эшләрне башкарырсыз. Үзенең Ватанын, кече Ватанын яратучы буын үсеп килә,- диде Фәрит Мөхәммәтшин яшьләрне яңа паспортлы булулары белән котлап.Тантанага укучыларның ата-аналары да килгән иде. Алар балалары өчен горурланып утырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading