16+

Фәрит Яруллинга һәйкәл ачылды (ФОТОЛАР)

«Белоруссиянең Витебск өлкәсе Дубровно шәһәрендә татар композиторы Фәрит Яруллинга һәйкәл ачылды», - дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Мәшһүр композитор, «Шүрәле» балеты авторы Фәрит Яруллин 1943 елның октябрендә Белоруссиянең Дубровно шәһәре янындагы сугышларда һәлак булган.
Бюст Дубровно шәһәренең Фәрит Яруллин исемен йөрткән Балалар сәнгать мәктәбе янына куелган.
Татарстан делегациясен Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкләде.Тантана Татарстан һәм Белоруссиянең сәнгать коллективлары чыгышлары белән үрелеп барды. Иҗади очрашу кысаларында Дубровно һәм Мамадыш шәһәрләре арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading