16+

Футбол чемпионатының махсус сайты эшли башлады

29 гыйнварда интернет челтәрендә 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын уздыра торган шәһәр буларак Казанның сәламләү сайты эшли башлады. Ресурс ун телдә эшли һәм анда чемпионат вакытында шәһәр транспорты, туклану урыннары, вокзаллар һәм кунакханәләр турында мәгълүмат урнаштырылган.

Сайт картасы дүрт төп бүлектән тора. «Җанатар гиды» дип аталган бүлектә чемпионат кунаклары Казанда турнир матчларын уздыру даталары, «Казан-Арена», шулай ук җанатар паспортлары бирә торган үзәкләр һәм аның шартлары турындагы төп мәгълүматны белә алачак.
«Рәхим итегез» бүлегендә исә башкала кунаклары Казанның иң матур җирләре һәм якын-тирәдәге авыллар, туристлар өчен кызыклы урыннар, мәсәлән, Зөя утрау-шәһәрчеге, Болгар борынгы шәһәре турында тулы мәгълүмат ала алачаклар. Сайтта шулай ук Татарстан башкаласындагы иң яхшы кунакханәләр, кызыклы сувенир кибетләре һәм милли кухнялы рестораннар турында да мәгълүмат урнаштырылган.

Моннан тыш, сайт кунакларга шәхси турист маршруты төзегәндә дә ярдәмгә килергә тиеш дип планлаштырылган. Кzn.2018 адресы буенча урнашкан сайтта кирәкле ун киңәш тә табарга мөмкин.

Тагын бер бүлек – «Фан-фест» дип атала. Анда ФИФА җанатарларының масштаблы фестивале турында бөтен мәгълүмат тупланган. Исегезгә төшерәбез: әлеге фестиваль «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading