16+

Футбол сәүдәгә ярдәм итә

Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов сүзләренчә, Конфедерацияләр Кубогы Татарстан икътисады үсеше өчен зур этәргеч булачак.

Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов сүзләренчә, Конфедерацияләр Кубогы Татарстан икътисады үсеше өчен зур этәргеч булачак.

-Биредә беркөнлек керем турында гына сүз бармый. Дөньякүләм спорт чаралары - уңышка китерүче юл. Кубок барган көннәрдә меңләгән чит ил кешесе Казанда кунак булды. Безнең шәһәр турында бары уңай тәэссирләр белән генә үзләренә кайтып китәләр. Футбол бәйрәме безгә күбрәк дөнья дәрәҗәсендә Казан йөзен күрсәтү өчен мөһим. Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада ваклап сату товар әйләнеше артмады, бу чара нәкь менә шуны үстерер дип уйлыйм. Казанга, Татарстанга килгән туристлар агымы да бермә-бер артачак, - диде министр урынбасары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading