16+

Футболчыларны допингка тикшерәләр

Допингка каршы бөтендөнья агентлыгы (WADA) бик җентекләп Россия спортчыларын тикшерә.

Допингка каршы бөтендөнья агентлыгы (WADA) бик җентекләп Россия спортчыларын тикшерә.

Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан алар футболчыларны да игътибарсыз калдырмаячак. Җыелма команданың баш тренеры Станислав Черчесовка төп составка керергә тиешле уенчыларның исемлеген сорап, мөрәҗәгать иткәннәр. Әлегә командада булачак барлык 23 уенчының да исеме билгеле түгел. Күптән түгел «Рубин» һәм Россия җыелма командасы уенчысы Руслан Камболовка карата Халыкара футбол федерациясенең (ФИФА) тикшерү башлаганы билгеле булган иде. Әлеге уенчы тыелган препаратлар кулланган дип шикләнәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading