16+

Габдрахман Әбсәламов иҗаты белән кызыксынсаң, күчмә күргәзмәгә кил

Бу көннәрдә Габдрахман Әбсәламов иҗаты белән кызыксынучылар күбәеп киткән. Китапханәләргә "Ак чәчәкләр романын" сорап еш килә башлаганнар. Китапханәчеләр әйтүенчә, укучылар арасында романга ихтыяҗ арту язучының әлеге әсәре дөнья күрүгә 50 ел тулу уңаеннан "Ак чәчәкләр" телевизион сериалы төшерелүгә бәйле.

Күптән түгел Казанда Габдрахман Әбсәламовкак багышланган күчмә күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәне язучының оныклары - аның музей-фатирын булдыручы Альбина һәм Тимур Әбсәламовлар оештырган.
Россиядә һәм Татарстанда Әдәбият елы, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан булдырылган күчмә күргәзмә язучының биографиясе, фронт юлы, иҗтимагый һәм шәхси тормышы белән якыннанрак танышу мөмкинлеге бирә. Аның бер өлеше Габдрахман Әбсәламов "Бөркетләр", "Газинур", "Мәңгелек кеше", "Сүнмәс утлар" әсәрләренең иҗат итү тарихына багышланган.

Күргәзмәне киләчәктә Татарстан Милли музее һәм Үзәк китапханә филиалларында күрергә мөмкин булачак. Җәй айларында республика районнарына да чыгарга исәплиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading