16+

«Гаилә автомобиле» программасында ике яки аннан күбрәк балигъ булмаган балалы гаиләләр катнаша ала

Lada машинасын сатып алучылар өчен автокредитның яңа программасы барлыкка киләчәк.

Lada машинасын сатып алучылар өчен автокредитның яңа программасы барлыкка киләчәк.

Аның кысаларында, автомобильнең теләсә кайсы моделенә бер тапкыр 10 процент ташлама биреләчәк, дип яза «Российская газета». «Гаилә автомобиле» программасында ике яки аннан күбрәк балигъ булмаган балалы гаиләләр катнаша ала. «Беренче автомобиль» программасы - машинаны беренче тапкыр сатып алучылар өчен. «АвтоВАЗ»да «беренчелектә» иң лаеклы модель булган стандарт комплектацияле Granta седанын сатарга телиләр. Ташлама белән ул 351 мең сумга төшәчәк.
Тольятти автозаводында, беренче гаилә автомобиле сыйфатында, сыйдырышлы Vesta седанын һәм универсал Largus машинасын тәкъдим итмәкчеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading