16+

Галимнәр бу ел игенчеләр өчен уңышсыз булырга мөмкин дип фаразлый

Татарстан галимнәре быелгы һава шартлары авыл хуҗалыгы өчен уңышсыз булыр дип фаразлый. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-җитештерү институтының терлек азыгы җитештерү бүлеге мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган агрономы Олег Шайтанов сүзләренә караганда, яз иртә килсә дә, кар тиз эрү сәбәпле туфракка дым начар сеңгән. Быел аның күләме 2 тапкырга...

Татарстан галимнәре быелгы һава шартлары авыл хуҗалыгы өчен уңышсыз булыр дип фаразлый. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-җитештерү институтының терлек азыгы җитештерү бүлеге мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган агрономы Олег Шайтанов сүзләренә караганда, яз иртә килсә дә, кар тиз эрү сәбәпле туфракка дым начар сеңгән. Быел аның күләме 2 тапкырга кимрәк. Әле эремәгән карлар Татарстанның төньяк районнары һәм Казан тирәсендә генә калган. Шуңа да ул урыннарда дымлылык җитәрлек булырга тиеш. Ә менә башка районнарда бу проблеманы чишү юллары турында уйларга һәм төрле һава шартларына әзер булырга кирәк дип, киңәш итә белгечләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading