16+

Гаҗәп: Казан сулыгын аккош кешеләр ташлап калдырган чүпләрдән арындыра (ВИДЕО)

Казанның бер сулыгында төшерелгән видео бу көннәрдә интернетта шактый резонанс тудырды.

Казанның бер сулыгында төшерелгән видео бу көннәрдә интернетта шактый резонанс тудырды.

Анда аккош сулык яны кардан ачылгач чыккан төрле чүпләрне "җыештыра". Анда шулай ук үрдәкләрне һәм тагын бер аккошны күрергә мөмкин.

Видео астында аккошка барып ярдәм итик диючеләр дә, аңа сокланучылар, су янындагы тәртипсезлекне күреп борчылучылар да бар.

Ни дисәң дә, горур ап-ак кошкайның сулыктагы пычраклык белән шундый контраст тудыруы күңелдә әллә нинди хисләр уята.
Ә шулай да бу аның табигать уянгач, йомырка салыр алдыннан, оя ясарга кирәклеген аңлатып башкарган "ырымы" да булырга мөмкин.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading