16+

Гашыйклар көнендә 127 пар өйләнешәчәк

Гашыйклар көне быел сишәмбегә туры килсә дә, күп кенә парлар шушы көндә кавышырга ниятләгән.

Гашыйклар көне быел сишәмбегә туры килсә дә, күп кенә парлар шушы көндә кавышырга ниятләгән.


Бүген, 14 февральдә, Татарстанда 127 пар өйләнешәчәк. Гашыйклар көне быел сишәмбегә туры килсә дә, күп кенә парлар шушы көндә кавышып, гаилә корырга ниятләгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Казанлылар һәм кунаклар өчен бу көнне шактый чаралар билгеләнгән. Гашыйклар бер билет белән махсус автобуслы экскурсиядә башкаланың иң романтик урыннарында була ала.

«Эрмитаж-Казан» үзәге Казандагы иң матур мода күргәзмәсендә - Love Story көтәчәк.

Гашыйклар өчен Татарстан тарихының табигый музее квест әзерләгән. Биредә туганнарга һәм дусларга котлаулар җибәрергә, шулай ук оригами техникасында "валентинкалар" әзерләргә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading